Фаниса пишет о себе
Мин үземнең сабый чагымны шаян, тиктормас, һәрнәрсә белән кызыксынучан бала итеп хәтерлим. Китап укырга, шигырьләр сөйләргә, рәсем ясарга ихлас идем. Әти-әниемнең төпчек баласы булгангадыр, миңа игътибар зур иде. Әти-әнием колхозда төрле эштә эшләделәр. Без бердәм, тату гаиләдә үстек. Барыбыз да җыр-моңга һәвәс, сәнгатькә гашыйк идек. Сугыштан соң авыр еллар булуына карамастан, абыйларым гармун сатып алып уйнарга өйрәнделәр. Мине дә җырлатып биетәләр иде. Туган авылым искиткеч табигать кочагына урнашкан, тирә-ягы чыршы, нарат урманнары, чәчәкле аланнар, болыннар. Көмеш кебек Букал күле күңелне әсир итә.
Авылыбызда җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, сөтчелек фермасында сыер сава башладым. Без, кызлар-егетләр, комсомоллар сафында бер-беребезгә ярдәмләшеп эшләдек. Ай азагында ферма мөдире, безне дәртләндереп, бүләкләр бирә иде. Яшьлек елларым шау-гөр килеп, сизелми дә үтте. Балачак, яшьлек елларымның хатирәләре онытылмаслык булып уелып калды.
Яз аеның ямьле көннәренең берсендә яраткан егетем, күрше авыл механизаторы, уртак тормыш корырга миңа тәкъдим ясады. Туйлар туйлап, тормыш корып, өч бала тәрбияләп үстердек. Укытып, тормыш юлларына озаттык. Юкәлекул авылында да яраткан эшемне дәвам иттем. Икебез дә һәрвакыт алдынгылар сафында булдык, медальләр белән бүләкләнеп, ял йортларына бардык. Кырык елга якын сыер савучы булып эшләдем. Туар таңнарга сөенеп, балаларның игелекләрен күреп, сөенеп яшәгәндә мине зур кайгы аяктан екты. Ике ел урында ятарга туры килде. Авыр операцияләр үткәрдем. Тормыш иптәшем, балаларым әйбәт итеп тәрбияләп карадылар. Аларга зур рәхмәтлемен. Күңелләрем тулып-түгелеп, моңлы чишмәләрдәй, җыр булып агыла башлады. Тәвәккәлләп, зур тырышлык белән кәгазь битләренә яза башладым. Ялварып сораган теләкләрем кабул булгандыр, Аллаһ рәхмәте белән акрын гына таякларга асылынып атлый башладым. Шигырьләрем Дүртөйле “Юлдаш” район гәзитендә басылып чыга башлады. Озакламый китапларым да дөнья күрде. “Түгеләдер моңнарым”, “Ак канатлы илһам кошым”, “Сүтелә гомер йомгагым” дигән китапларымны яратып укыйлар. Дүртенче китабымны да бастырырга әзерләдем. Аллага шөкер, хыялларым, өметләрем чынга аша. Әти-әниемнең дә теләкләре кабул булгандыр. Әнием йомшак бәгырьле, киң күңелле соклангыч ана иде. Ул авылдашлары арасында юмартлыгы, изгелеге белән аерылып торды. Аңа олы юлга чыкканда дога алырга хәер кертәләр иде. Коръән укып, безгә догалар өйрәтте. Бер изгелек мең бәладән коткара, дигән сүзләре әле булса колагымда ишетелгәндәй була.
***
Олы юлдан автобус җилдерә генә. Яңа Кәңгешкә якынлашып киләбез. Яшь наратлар каршы ала. Аларны минем апам утырткан. Пенсиягә чыкканчы урман хуҗалыгында эшләде ул. Гаделлеге, уңганлыгы белән дан тотты. Фидакарь хезмәте өчен бик күп бүләкләргә лаек булды. Кыз